ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Алабугада “Яхшылыкны бергәләп булдырабыз” дигән чара узды. Анда “Астра” тернәкләндерү үзәге балалары һәм тәрбиячеләре, Алабуга шәһәре волонтерлары, 3нче мәктәп укучылары, “Игелек планетасы” катнашты.

2018 елның 2 октябренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 341  яшь ана һәм өченче баласы туган 252   хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.

Түбән Кама  районында  "Стройкомпонтаж" ҖЧҖ  67 хезмәткәренә 539,1 мең сумлык хезмәт хакы буенча әҗәтен түләде.

"Бергә булдырабыз" проекты уңаеннан "Здравушка" тернәкләндерү үзәгенә КФУның физика факультеты волонтерлары килде.

Хезмәт коллективларында физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән "Россия федерациясендә 2020 елга кадәр физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе"н тормышка ашыру максатыннан Түбән Каманың "Веста " гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре өчен җирле радиотапшырулар буенча көн саен производство гимнастикасы үткәрелә.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Өлкәннәр декадасында "Тылсым" үзәгендә социаль хезмәтләрдән  файдаланучыларның иҗади эшләреннән "Сезнең алтын кулларыгыз безнең өчен матурлык тудыра" дип аталган күргәзмә оештырылды.

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә пенсия алды яшендәге пенсионерлар һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә теләгән кешеләр чакырылган иде.

Өлкәннәр ун көнлеге уңаеннан, Буа муниципаль районындагы халыкка  социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә өлкәннәргә өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар өчен банк карталарын куллану буенча мастер – класс уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International