Музей үзе өлкәннәр янына килде

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Әлки картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган үзенчәлекле чара узды.

Ел дәвамында учреждениедә яшәүчеләр Татарстан  музейларының еш кунаклары, ләкин бу юлы музей аларга үзе килде.

Базарлы Матак авылында урнашкан С.Лисенков исемендәге музей хезмәткәрләре әби-бабайларга кунакка килде. Музей директоры Мария Платонова мәдәният һәйкәленең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, ә хезмәткәрләр экспонатлар алып килде: каен тузы, үтүкләр, лампалар һәм башка  – яшь чагында әбиләребез кулланган әйберләр.

Биредә яшәүчеләрнең йөрәкләрендә җылы истәлекләр яңарды. Алар элек ничек яшәүләре, кайда эшләүләре турында бик теләп сөйләделәр. Соңыннан интернат-йортта чәй өстәле оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International