"Өмет яры"нда ике буын вәкиле очрашты

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Менделеевскның "Өмет яры" үзәгендә "Ике буын вәкилләре очрашуы" дигән бәйрәм узды.

Бәйрәмдә социаль ярдәм алучы гаиләләрдә тәрбияләнүче  "Саулык" үзәгенә йөрүче балалар катнашты. "Ике буын вәкилләренең очрашуы - балаларда өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләүдә ярдәм итә", - ди проект авторлары. Бәйрәмгә килгәннәр ике командага бүленеп төрле уен-конкурсларда катнашты.

Чара дустанә шартларда узды. Соңыннан балалар әбиләргә кәрзиннәрдә чәчәкләр бүләк итте. Ә әбиләр тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International