Өлкән кеше проблемалары турында сөйләштеләр

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Тәтеш районында "Өлкән яшьтәге кеше проблемалары һәм аларны хәл итү юллары: хезмәтләрне ничек якынрак һәм һәркем ала алырлык итү " темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кириллина, Тәтеш районында Россия Пенсия фонды идарәсе, Тәтеш үзәк район хастаханәсе, "Форпост" үзәге, социаль иминият һәм районның өлкән кешеләре фонды, "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре катнашты.

Белгечләр ташламалар, юлламалар һәм матди ярдәм алу, тернәкләндерү техник чаралары, дарулар бирү, документлар алу һәм рәсмиләштерү тәртибе турында сөйләде.

Халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова җыелучыларны "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты эшчәнлеге белән таныштырды, социаль ярдәм чаралары, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр өчен кабул итү бүлмәсе оештыру турында хәбәр итте.

Тәтеш үзәк район хастаханәсе вәкиле Александр Дубровский өлкән яшьтәге кешеләргә "Сәламәтлек һәм озын гомер кодексы" брошюраларын таратты, йөрәк - кан тамырлары һәм онкология авыруларын профилактикалау турында сөйләде.

"Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү нәтиҗәле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International