Питрәч муниципаль районында 5 октябрьдә социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашында социаль педагоглар Киселева Валентина һәм Зайнетдинова Әминә Питрәч мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе территориясендә "Кайгырту" мобиль иҗат студиясе оештырылды.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан чара үткәрелде. Балалар "Әби-бабайларны хөрмәт итегез" дигән викторинада актив катнашты. Очрашуда киеренке хәлләрне чиштеләр, әби-бабайлары турында сөйләделәр. Викторинадан соң балалар үзләренең яраткан әбиләренә открытка-кул эшләнмәсе ясады.