“Минем яраткан әбием” - рәсем дәресе

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр көне уңаеннан Питрәч районы “Шатлык” балалар йортында “Минем яраткан әбием” дип аталган  рәсем ясау дәресе булды.

Бу  чараны   балаларга тәрбияче И.Бочкарева оештырды.  Чараның максаты яшьләрдә олы буынга карата хөрмәт уяту. Чарадан  соң стена газетасы чыгарылды. Газетаның исемен “Әбием һәм мин - иң якын дуслар” дип атадылар. Иҗади эшне башкаруда Алина Садыкова һәм Җәннәт Ашурова да катнашты. Дәрес күңелле һәм файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International