ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2018 ел
җомга

"Зәй водоканалы” физик мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче ата-ана өчен эш урыны оештырды. Хезмәт шартларын Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре бәяләде.

Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Юлдаш"та чираттагы әдәби-музыкаль кичә узды. Кунаклар – Гардиев Рифкәт һәм Солдатова Валентина иде.

Кичә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр ел саен үткәрелә торган "Туган як" акциясе уңаеннан Кр.Октябрь авылында яшәүче якташлары һәм туганнары янына барды.

"PROFF-навигатор" һөнәри ориентлашу проекты уңаеннан мәшгульлек үзәге 8нче сыйныф укучылары өчен Зәй шәһәре предприятиеләренә экскурсияләр циклын башланды.

Биектау районы "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре «Үз-үзеңә ышан» клубы вәкилләре белән Биектау районының Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.

Көз моңсу булсада үзенең табигате бигрәктә чәчәкләре белән бик матур ай.

10 октябрьдә Өлкәннәр декадасы уңаеннан Казан шәhәренең "Бигуди" салонының чәчтарашчылары Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлелеге белгечләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен бушлай чәчтараш хезмәтләре күрсәтү максатыннан хәйрия акциясе оештырды.

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү узәгендә Арча укучылар сараендагы “XXI гасыр яшьләре” клубына йөручелар килде.

 

2018 елның 11 октябрендә автоном коммерцияле булмаган, өстәмә профессиональ белем бирү “Төбәкара уку үзәге” базасында “Шәхси каравылчы” һөнәре буенча курслар ачылды.


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 10 октябрендә Чирмешәннең Лашман авылында "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Г.Микушова  үсеш дәресе үткәреп узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International