Яңа Чишмәдә "Туган як"  акциясе

2018 елның 12 октябре, җомга

Кичә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр ел саен үткәрелә торган "Туган як" акциясе уңаеннан Кр.Октябрь авылында яшәүче якташлары һәм туганнары янына барды.

Надежда Колесникова һәм Хәлил Мортазин кече ватаннарына юл тотты. Очрашу авыл китапханәсендә узды, китапханәче Валентина Ембахтова очрашуга авылдашларын чакырып, чәй өстәле оештырды. Шулай ук әлеге акциядән элегрәк интернат-йортның социаль хезмәт алучы Якимов Виктор да файдаланган иде. Ул Алексеевскида туганнары белән очрашты. Өлкәннәр игътибар һәм кунакчыллыктан бик канәгать калды, бу сәфәрләрне оештырган һәркемгә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International