ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды.

10 октябрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган комсомол өмәсе булып узды.

 2018 елның 10 октябрендә "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре А.Кашапова үзәк авыл җирлегендә социаль  хезмәт алучылар өчен “Ата-аналарны гомуми укыту” циклы буенча “Балаларыбызның сәламәтлеге” дигән темага дәрес уздырды.

Өлкәннәр көне уңаеннан Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортына  концерт белән Зур Шыя мәдәният йортыннан “Мари памаш” ансамбле килеп китте.

Түбән Камада 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү хезмәтләре күрсәтелде.

10 октябрьдә Казанда "Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе"дигән икенче белем бирү семинары башланды. Чараны Татарстан Хөкүмәте һәм милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы оештыра.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр декадасы "Көзге кафе"да социаль хезмәт алучыларның очрашуы белән тәмамланды.

Түбән Каманың "Балкыш " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Елена Паранина җитәкчелегендә "Тылсымлы тасма"түгәрәге эшли. Түгәрәкнең чираттагы дәресе фоторамның декорациясенә багышланган иде.

Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә мәктәп укучылары һәм социаль хезмәткәрләр тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып тәбрикләү матур традициягә әверелде. Үзәк хезмәткәрләре төрле буын вәкилләренең очрашуы бәйрәм атмосферасында узсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

2018 нче елның 10 октябрь көнне Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында “Файдалы партнерлык” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International