Чирмешәндә инвалид балалар өчен дәресләр оештырыла

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 10 октябрендә Чирмешәннең Лашман авылында "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Г.Микушова  үсеш дәресе үткәреп узды.

Әлеге дәреснең максаты: балаларда тактик кабул итүне үстерү; актив сүзлекне яңа сүзләр белән баету, хәтерне, игътибарны, хыялны, образлы фикерләүне үстерү; вак моториканы үстерү.

Әлеге дәреснең кыйммәте шунда ки, бала үзе эшли ала; үзенең акылын һәм практик тырышлыкларын тоя ала.

Әлеге хезмәт алырга теләүчеләрне МФЦ бинасында көтеп калалар. Белешмәләр өчен телефон: 2-56-98.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International