Туган якны өйрәнү музеенда очрашу

2018 елның 12 октябре, җомга

Биектау районы "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре «Үз-үзеңә ышан» клубы вәкилләре белән Биектау районының Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.

Алар биредәге  экспонатлар  ярдәмендә ата-бабаларыбызның  борынгы замандагы көнкүреше, яшәеше белән таныштылар, Биектау районының килеп чыгышы тарихы турындагы язмаларны укыдылар.

Балалар рәхәтләнеп  экскурсоводның сөйләгәнен  тыңлады, кызыклы экспонатлар белән таныштылар.

Музейның заллары белән танышканнан  соң яшүсмерләрне  районның  элеккеге  комсомол оешмасының  секретаре Б. С. Шиһабетдинов белән очрашу көтә иде. 

Документаль фильм ярдәмендә балалар комсомол оешмасының тарихы белән танышты, аннан соң Б. С. Шиһабетдинов балаларны комсомол оешмасының тормышындагы роле турында сөйләде, чөнки ул заманда  бөтен яшьләр диярлек комсомол мәктәбен  узды. "Комсомол ул  - минем өчен иң бәхетле вакыт, чөнки комсомол  оешмасы безне  илнең лаеклы гражданнары булырга ярдәм итте," - дип сөйләде ул балаларга.

"Үз-үзеңә  ышан" клубы вәкилләре   Б. С. Шиһабетдиновны   якынлашып килүче бәйрәм белән котлады,  очрашудан яшүсмерләр  бик  канәгатъ калдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International