“Чәчәкләр һәм фантазия”: букетлар конкурсы

2018 елның 12 октябре, җомга

Көз моңсу булсада үзенең табигате бигрәктә чәчәкләре белән бик матур ай.

Әгерҗенең “Наз” приютында да кунакта көз ае. Көз көннәре приютта бик матур һәм күңелле уза. Көзнең моңсу, яңгырлы көннәреннән котылу өчен “Чәчәкләр һәм фантазия” конкурсы ярдәм итте.

Приютта тәрбияләнүче балалар букетлар ясадылар, аларга исемнәр уйладылар һәм үз хезмәтләренең презентацияләрен күрсәттеләр. Приютның  бүлмәләре  чәчәк атучы бакчага әйләнде. Мондый чараларда балаларның табигатькә карата ихтирамы, кызыксынуы, мәһабәте  һәм фантазияләре арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International