"Көздә кунакта": "Өмет чаткысы" үзәгендә тернәкләнүчеләр аппликация ясады

2018 елның 12 октябре, җомга

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү узәгендә Арча укучылар сараендагы “XXI гасыр яшьләре” клубына йөручелар килде.

Алар үзәктә тәрбияләнүчелар өчен “Көздә кунакта” темасына иҗади мастер-класс оештырды. Иң элек, балалар белән “бармаклар уены” уйналды. Аннан һәр бала үзе, үз куллары белән, көзге матур, төрле төстәге яфраклардан аппликация ясады. Барысы да тырышып, зур кызыксыну белән эшләделәр, нәтиҗәдә, аппликацияләр матур һәм һәр баланың үзенчә килеп чыкты.

Клуб җитәкчесе Ксения Журавлева сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда эстетик танып-белүне, кулларның вак моторикасын үстерүдә, эш сөючәнләк, башланган эшне ахырына кадәр җиткерү кебек сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәм итә. Тәрбиячеләр, мондый очрашулардан соң балаларның һәрвыкыт кәефләре яхшы булуын, аларның олылар һәм яшьтәшләре белән аралашуга әзер икәнлекләрен билгеләп үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International