Зәйдә махсус программа буенча яңа эш урыны булдырылды

2018 елның 12 октябре, җомга

"Зәй водоканалы” физик мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче ата-ана өчен эш урыны оештырды. Хезмәт шартларын Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре бәяләде.

“Зәй водоканалы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте күп балалы яки инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар өчен эш урыны булдыру (җиһазландыру) өчен хезмәт бирүченең чыгымнарын каплау буенча чарада беренче тапкыр катнаша.

Әйтергә кирәк, программа нигезендә чыгымнарның төп өлешен дәүләт каплый. Аның кысаларында предприятие автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь өчен эш урынын җиһазлады. Хезмәт бирүче С601 маркалы ярымавтомат шиномонтаж станогы сатып алган һәм урнаштырган. Әлеге җайланма хезмәт шартларын җиңеләйтә, иминлек тәэмин итә һәм эш нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International