10 октябрьдә Өлкәннәр декадасы уңаеннан Казан шәhәренең "Бигуди" салонының чәчтарашчылары Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлелеге белгечләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен бушлай чәчтараш хезмәтләре күрсәтү максатыннан хәйрия акциясе оештырды.
"Кайгырту" акциясендә социаль хезмәт күрсәтү карамагында булган 10 кеше катнашты. Катнашучылар мондый чараларны оештырудан бик канәгать. Алар акцияне оештыручыларга рәхмәт белдерде.