ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Мин кем булачакмын" конкурс комиссиясе утырышы узды, анда җиңүчеләр, призёрлар билгеләнде. Үзенчәлеге, нәфис башкаруы һәм образлылыгы белән аерылып торган иң яхшы эшләр билгеләп үтелде. Барлыгы комиссиягә 1-2 нче класс укучыларыннан 118 эш, 3-4 класс укучыларыннан 78 эш тәкъдим ителде.

Өстәл уеннары өлкәннәр өчен күңелле вакыт үткәрү чарасы булып тора. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында өстәл уеннарын: шашка, шахмат, домино, бильярд, пазллар җыю, кроссвордлар чишүне бик теләп уйныйлар. Бигрәк тә шашка һәм шахмат уеннары күңелләренә хуш килә.

Бүген Менделеевск районы "Өмет яры "халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Хокук белгечләре" түгәрәге уңаеннан хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен хокукый белемнәр дәресе узды.

Күптән түгел Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Аида Идрисова 5-7 нче сыйныф укучылары белән "Уңышлы булырга өйрәнәбез" темасына дәрес үткәрде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2018 елның 8 нче ноябреннән 20 нче ноябренә кадәр Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстан республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен "кайнар элемтә" эше оештырыла. Шулай ук татарстанлылар министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә ала.

7 ноябрьдә  “Тәтеш балкышы" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ата-аналар алиментлар түләүдән баш тарткан балалары булган гаиләләргә чираттагы түләүсез юридик ярдәм көне оештырды.

Үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармакларында җәелдергән "Нармонка" Агрофирма" ҖЧҖның 2 номерлы филиалы 207 хезмәткәренә 3327,0 мең сумлык бурычын кайтарды.

Ор җирлегендә гомер итүче Хәдичәбану Камаловага 7 ноябрьдә 90 яшь туллды.

Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган "Наше время – безнен заман" ачык республика телевизион фестиваленең зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар.

6 ноябрдә Татарстан республикасының Конституциясе уңаеннан Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Республикабызның Конституция көне” исемендә кызыклы тәрбияви чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International