7 ноябрьдә “Тәтеш балкышы" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ата-аналар алиментлар түләүдән баш тарткан балалары булган гаиләләргә чираттагы түләүсез юридик ярдәм көне оештырды.
Консультация сорап инвалид балалар тәрбияләүче 3 әни мөрәҗәгать итте. Аларның элеккеге ирләре Тәтеш районыннан читтә яши һәм балаларына алимент түләүдән баш тарта. Хатын-кызларга аталарын теркәү урыны буенча суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгатьләр төзүдә, башкарма җитештерү барышы турында мәгълүмат бирү буенча ярдәм күрсәтелде.
2018 елның 4 декабрендә гражданнарга алиментлар түләтү буенча чираттагы хокукый ярдәм көне оештырылачак.