Балтачта 90 яшьлек юбилярны котладылар

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Ор җирлегендә гомер итүче Хәдичәбану Камаловага 7 ноябрьдә 90 яшь туллды.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗанов, җаваплылыгы чикләнгән “Маяк” җәмгыяте баш  икътисадчысы Радик Вәлиев юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International