ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның "Поиск " инвалидлар иҗтимагый оешмасы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Апрель" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге дәүләт бюджет учреждениесе ярдәме белән "Балалар йорты, ул беренче чиратта йорт" темасына ведомствоара түгәрәк өстәл уздыра.


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

3 ноябрь көнне " МЕГА" сәүдә үзәгендә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Иртәгә, 8 ноябрь көнне, Казанның "Поиск " инвалидлар иҗтимагый оешмасы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Апрель" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге дәүләт бюджет учреждениесе ярдәме белән "Балалар йорты, ул беренче чиратта йорт" темасына ведомствоара түгәрәк өстәл уздыра.

1 һәм 2 ноябрь көннәрендә Тәтеш район прокуроры Илдар  Гайнуллин социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова  һәм "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгечләре Н.Морзаева  һәм   E.Таранова белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның торак-көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан өйләренә барды.

Патриотик тәрбия буенча эш программасы уңаеннан  Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Без хәтерлибез. Без горурланабыз" чараcына чакырылдылар. 

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты тормышка ашырыла.

Яр Чаллының  "Изгелек"  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә  “Ника” яшьләр клубы активистлары Татарстан республикасы Конституциясе көненә багышланган чираттагы "Брейн-Ринг" интеллектуаль уен үткәрделәр.

Татарстан балалар һәм яшүсмерләр социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында "Туган тел" шигырь укучылар конкурсы республикада 2018 елның ноябрь-декабрь айларында уза.

Соңгы мәгълүматлар буенча Менделеевскта 62 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 1 кешегә кимрәк. 

2018 нче елның 6 ноябренә республикада 10 064 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 208 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International