Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт хакы буенча 3 миллионнан артык бурычын түләде

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Кама Тамагы районындагы предприятие хезмәткәрләренә әҗәтен кайтарды.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы тармакларында үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы "Нармонка" Агрофирма" ҖЧҖның 2 номерлы филиалы 207 хезмәткәренә 3327,0 мең сумлык бурычын кайтарды.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International