Күптән түгел Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Аида Идрисова 5-7 нче сыйныф укучылары белән "Уңышлы булырга өйрәнәбез" темасына дәрес үткәрде.
Чараның максаты "Уңыш" һәм "Уңышлы шәхес" төшенчәләрен формалаштыру иде.
Дәрес барышында Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына "уңыш" сүзенең әһәмиятен аңлаттылар. Балалар үзләре өчен уңыш дигән сүз турында сөйләделәр. Шулай ук уңышка ирешергә ярдәм итүче факторлар да билгеләнде.