Күп еллар дәвамында ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Европа сыйфат оешмасы инициативасы һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. ХХ гасырның 90 нчы еллар уртасыннан Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан ел саен Европа сыйфат атнасы уздырыла.
8 нче ноябре көнне балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез карашны кисәтү эше уңаеннан Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдән 15 бала һәм яшүсмер өчен “Мин” кешеләр арасында" дигән чара уздырды.
Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Халыклар бердәмлеге көне” дигән чара узды. Чараның мөһим өлеше булып Россия халыклары арасында “бердәмлек” төшенчәсе, балаларны яшьтән “бердәмлек” төшенчәсе белән таныштыру тора.
13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне. Ул 1984 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан оештырылган һәм сукырлар өчен беренче уку йортларын оештыручы Валентин Гаюиның туган көненә багышланган.
Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру, аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты уңаеннан тавыш бирүгә якынча нәтиҗәләре ясалды.
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан Түбән Каманың “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Елена Макарова күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнелүче 7-14 яшьлек 12 бала өчен “Бердәмлектә безнең көч” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторлары Ләйсән Җиһангирова һәм Зөһрә Закирова “Хәрәкәт-ул тормыш" дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Бүген Спас картлар һəм инвалидлар инвалидлар интернат-йортында "Сəламəтлек мəктəбе" технологиясе уңаеннан өлкəн шəфкать туташы О.Кузнецова "Гепатитның төрлəре, профилактикасы һəм аны дəвалау" темасына əңгəмə уздырды.
14 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
Тәтештә муниципаль районында социаль-тернәкләндерү консилиуманың чираттагы утырышы узды, анда имин булмаган дүрт гаиләләрдә булган мәсьәләләр каралды.