Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган "Наше время – безнен заман" ачык республика телевизион фестиваленең зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар.
Менә өченче ел инде Алабуга интернат-йортының яшь һәм актив хезмәткәрләре әлеге учреждениене уңышлы тәкъдим итә. Команда төзү, иҗади номерлар әзерләү һәм әлеге искиткеч фестивальдә катнашу өчен гариза бирү идеясе 2016 елда туды. Шул вакыттан бирле бердәм коллектив "Безнен заман" фестивален үз итте һәм ел саен катнашырга җентекләп әзерләнә.
Ел саен яшь хезмәткәрләр өч номинациядә дә иҗади номерлар тәкъдим итә: "Хореография", "Вокал" һәм "Дан минуты". Жюри бәяләвенчә, алабугалылар "Вокал" номинациясендә Казанда 2018 елның 13-16 ноябрендә узачак конкурсның финалына узды.