6 ноябрдә Татарстан республикасының Конституциясе уңаеннан Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Республикабызның Конституция көне” исемендә кызыклы тәрбияви чара үткәрелде.
Үзәккә йөрүче балалар Конституция барлыкка килүнең тарихы белән танышты. Аларга чараны оештырүчылар туган ягыбызның тарихи һәм милли-мәдәни урыннары турында презентация күрсәттеләр. Балалар яңадан бер тапкыр республикабызның истәлекле урыннарын, герб һәм флагның рәсемен ясады, гимн җырладылар һәм шулай ук алар Татарстан Конституциясенә кагылышты белемнәре белән уртаклаштылар.
Оештыручылар әйтуенчә балалар белән мондый чаралар уздыру Конституциянең мәгънәсен белергә ярдәм итә, туган якка карата мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияли, патриотик адымнарга этәрә.