ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

5 декабрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды.

Буген, 5нче декабрьдә Чүпрәле районының «БИНК»  шәхси өстәмә белем бирү учреждениесы белгече  Вилегжанина Алсу Вакифовна Чүпрәле районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эш эзләүчеләр һәм эшсезләр өчен  социаль адаптация һәм һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чаралары   уздырды.

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Тукай районында 3-8 декабрь көннәрендә авыл җирлекләре территориясендә район хастаханәсе, пенсия фонды идарәсе, социаль иминият фонды, социаль яклау бүлеге вәкилләре  һәм инвалидлар җәмгыяте район оешмасы рәисе Зарипов Галимҗан катнашында түгәрәк өстәл уза.

Бүген, 5 декабрьдә, инвалид хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү булды. Инвалидлар декадасы уңаеннан уздырылган чарада Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм "Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы" ФКУ җитәкчесе Ригель Низамов катнашты.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, югалтуларны киметү һәм эшчәнлекнең югары нәтиҗәлелеген арттыру, хезмәткәрләрне эш урынын рационализацияләү системасын оештыруга җәлеп итү максатларында 5S Лин-офис системасын гамәлгә ашыручы министрлык карамагындагы учреждениенең иң яхшы кабинетына конкурс үткәрә.

2018 нче елның 4 декабренә республикада 9 846 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 9 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,48 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча Чистайда 172  кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 59 кешегә кимрәк. 

4 декабрь көнне Апас районы "Таң" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан "Ярдәм кулын суз" дигән чара узды.

Бүген Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында Лаеш районы эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы А. Борһанов инвалид балалар әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында видеомультфильмнар да күрсәтелде.

Хезмәт базарына ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләргә  юнәлеш бирү чараларын гамәлгә ашыру максатларында Азнакай мәшгульлек үзәге "Лениногорск политехник көллияте" ДАҺБУ филиалы белән берлектә гомуми белем бирү мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен "Һөнәрдә бер көн" дигән чара уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International