Эшсезләргә социаль адаптация һәм һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чаралар  узды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Буген, 5нче декабрьдә Чүпрәле районының «БИНК»  шәхси өстәмә белем бирү учреждениесы белгече  Вилегжанина Алсу Вакифовна Чүпрәле районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эш эзләүчеләр һәм эшсезләр өчен  социаль адаптация һәм һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чаралары   уздырды.

Эшсезләр белән һөнәри юнәлеш бирүче тестлар уздырылды.  Бу чараның төп максаты - эшсез калучыларга эш эзләү чорында очраган авырлыкларны җиңү юлларын аңлату.

38 эшсез кеше мөстәкыйль эш эзләү күнекмәләре, үзең турында резюме язу, эш бирүче белән дөрес итеп әңгәмә кору, үзеңнең булдыклылыгыңны күрсәтә белергә күнегүләр узды. Әлеге чаралар эшсезләрне сүлпәнлеккә, күңел төшенкелегенә бирелмичә, тормышка югары караш белән яшәүне дәвам итеп, эш эзләү чорын киметүгә юнәлдерә. Тыңлаучыларга чара барышы бик ошады, алар үзләрен иркен тотып, әңгәмә бик югары җанлылыкта барды. Чара ахырында һәр катнашучыга эш эзләү буенча үзе өчен махсус төзелгән язма киңәш-тәкъдим бирелде, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International