Һөнәрдә бер көн

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Хезмәт базарына ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләргә  юнәлеш бирү чараларын гамәлгә ашыру максатларында Азнакай мәшгульлек үзәге "Лениногорск политехник көллияте" ДАҺБУ филиалы белән берлектә гомуми белем бирү мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен "Һөнәрдә бер көн" дигән чара уздырды.

Мәктәп укучылары өчен көллиятнең уку сыйныфларына экскурсия оештырылды, “мастер-класс” үткәрелде. “Һөнәри пробалар” вакытында укучылар гади һөнәри элементларны үз куллары белән башкарып карадылар.

 Көллият директоры Р. Хөснетдинов укучыларга уку йортында белем алучы һөнәрләрнең кирәклеге турында сөйләде. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К. Таҗетдинова, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д. Гыйләҗев, Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Л. Гафиева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International