Соңгы мәгълүматлар буенча Чистайда 172 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 59 кешегә кимрәк.
Хисап атнасында Яр Чаллы һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. 2018 елның 4 декабренә әлеге шәһәрләрнең мәшгульлек үзәгендә 904 һәм 55 кеше исәптә тора.
Алабуга, Яшел Үзән һәм Түбән Камада бу атнада азрак эшсезләр саны арткан. Әлеге монокалаларда 280, 381 һәм 887 эшсез граждан теркәлгән.
Кама Аланында хисап чорында үзгәрешләр күзәтелми.