4 декабрь көнне Апас районы "Таң" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан "Ярдәм кулын суз" дигән чара узды.
Очрашуда катнашу өчен Ветераннар советы рәисе Г. Насыйбуллина, республика матди ярдәм үзәгенең 9нчы бүлеге мөдире А.Гарифуллина, шулай ук социаль иминият фонды белгече Р. Р. Шакирова чакырылды.
Чараның максаты-җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, аларның хокукларын һәм абруен яклау, хәйрия культурасын үстерү. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр катнашты, алар, кыенлыкларга карамастан, тормыш тәмен югалтмады.
Түгәрәк өстәл формасында оештырылган чара барышында инвалидлар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алды. Шулай ук алар өчен район туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Аны Р. Ногманов алып барды. Катнашучылар оештыручыларга кызыклы программа һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар өчен рәхмәт белдерде.