Бүген Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында Лаеш районы эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы А. Борһанов инвалид балалар әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында видеомультфильмнар да күрсәтелде.
Чара балалар өчен юл-транспорт һәм хокук бозуларны кисәтү максатыннан үткәрелде. Очрашу ахырында "Юл хәрәкәте иминлеге"БУ белгече Гөлшат Зәйнуллина балаларга кием-салымга яктылык кайтаручы значоклар бүләк итте.