2018 нче елның 4 декабренә республикада 9 846 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 9 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,48 % тәшкил итә.
Хисап атнасында эш бирүчеләр 7 270 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,25 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 541 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 509 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 25 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.