Инвалидлар декадасын үткәрү уңаеннан "Өмет утравы" үзәгендә "Син ялгыз түгел" акциясе уза. Әлеге чараның төп максаты мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларына игътибар җәлеп итү, аларның абруен, хокукларын һәм иминлеген яклау.
Бүген Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Шат балачак" дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.
Түбән Кама муниципаль районында инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е. Саблина мөмкинлекләре чикләнгән балалар – "Балаларда көч" хәйрия фонды хезмәтләрен алучы балалар өчен "Үз мөмкинлекләренә сәяхәт" дигән һөнәри юнәлеш бирүче сәгать үткәрде.
Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Ачык ишекләр көне" булып узды.
Кукмара районы Манзарас урта мәктәбендә, инвалидлар декадасы уңаеннан "Аргамак" командасы, инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча чемпионатта катнашучылар һәм җиңүчеләр районның башлангыч инвалидлар оешмалары рәисләре белән очрашты.
Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты педагоглары "Берегиня" проекты белән "Гаилә курс" III Бөтенроссия конкурсының I этабы җиңүчеләре булды.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкатьлек” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен 5 декабрь көнне спорт ярышы уздырылды.
5 декабрендә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә, хезмәткә омтылышны күтәрү максатыннан, эшсез гражданнар өчен “Минем уңышлы төстә эшкә урнашуым” дигән темага төркемләп консультация үткәрелде.
Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә хәзерге вакытта ни дәрәҗәдә авыр булуы һәркемгә мәгълүм. Инвалидлык турындагы хәбәрне беренче тапкыр ишеткәндә кеше шок хәлендә калса, соңга таба зур сынаулар алдында кала.
4 декабрьдә "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Һөнәр йорты белгечләре белән уртак дәрес узды. Балалар рус йола курчакларының тарихы, чүпрәк уенчыгын булдыру төрләре һәм кагыйдәләре турында белделәр.