Министрлык карамагындагы учреждениеләр арасында 5S Лин-офис системасын гамәлгә ашыручы иң яхшы кабинет сайлап алыначак

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, югалтуларны киметү һәм эшчәнлекнең югары нәтиҗәлелеген арттыру, хезмәткәрләрне эш урынын рационализацияләү системасын оештыруга җәлеп итү максатларында 5S Лин-офис системасын гамәлгә ашыручы министрлык карамагындагы учреждениенең иң яхшы кабинетына конкурс үткәрә.

5S Лин-офис системасы астында эш киңлеген оптимальләштерүгә, предметларны тәртипкә салуга һәм эш процессларын стандартлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы күздә тотыла.

Конкурс 2018 елның 30 ноябреннән 19 декабренә кадәр үткәрелә.

Конкурсның I этабы, сайлап алу этабы читтән торып 30 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр уза. Учреждение җитәкчесенә 5 декабрьгә кадәр электрон адреска  Anna.Guryanova@tatar.ru  катнашу өчен гариза җибәрергә кирәк .

Microsoft Power Point программасы ярдәмендә әзерләнгән конкурста катнашучылардан кабинет презентацияләре 7 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Презентация материалы конкурс комиссиясе рәисе исеменә электрон формада җибәрелә һәм министрлыкның эш башкару бүлегендә теркәлергә тиеш.

Конкурсның I этабы нәтиҗәләре буенча 10 финалист билгеләнәчәк.

Икенче этап, финал учреждение урнашкан җирдә 14-19 декабрьдә уза.

Конкурска нәтиҗәләр 2018 елның 19 декабрендә ясалачак һәм министрлыкның рәсми сайтында "Эшчәнлек юнәлешләре" − "5S Лин-офис системасын гамәлгә ашыру" бүлегендә урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International