Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Инвалидлыгы булган гражданнарга резюме төзүдә ярдәм" дип исемләнгән чара узды.
Чирмешәнең "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнар белән хокук бозуларны кисәтүгә, мөстәкыйль карарлар кабул итү күнекмәләрен формалаштыруга, критик хәлләрне анализлауга юнәлдерелгән һәм хокукый белемнәрне пропагандалау буенча чаралар үткәрде.
Яңа ел – һәркем өчен көтеп алынган бәйрәм. Үз кулларың белән ясалган эшләнмәләр Яңа ел тойгысын тагын да арттырачак.
Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә РФ Конституциясе көненә багышланган чара узды.
Бүген Алабуганың "Астра" үзәгендә Инвалидлар декадасы уңаеннан уртак чаралар оештырылды. Аларда волонтерлар һәм "Алтын яшь" волонтерлар отряды, Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, 35 нче балалар бакчасы "Ләйсән" һәм "Планета Добра" региональ иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.
2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Кама Аланы бүлеге буенча вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Үзләренең вакансияләрен "Кама Аланы индустриаль паркы" ИК ҖЧҖ, "Стройресурс-К" ҖЧҖ, Кама Аланы район хастаханәсе ДАСУ тәкъдим иттеләр.
Декабрьнең беренче көннәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү матур традициягә әверелде.
Инвалидлар декадасы уңаеннане Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе узды.
"Асылташ" приютында тәрбияләнүче балаларга, диңгезнең тылсымлы дөньясына чуму өчен уникаль мөмкинлек тәкъдим ителде. Балалар Яр Чаллы "Дельфинарий"ендә булды, анда алар "диңгезмәктәбе" дигән яңа шоу программасын карады.