Спас картлар һәм инвалидлар йортында Яңа ел уенчыклары остаханәсе ачылды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Яңа ел – һәркем өчен көтеп алынган бәйрәм. Үз кулларың белән ясалган эшләнмәләр Яңа ел тойгысын тагын да арттырачак.

2018 елның 11 нче декабрендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт буенча белгеч С.Савинова һәм тәрбияче Р.Шишкина тарафыннан “Арт-терапия” технологиясе уңаеннан “Яңа ел уенчыклары остаханәсен ачу” иҗади шөгыле үткәрелде.

 Чара “Яңа ел ыгы-зыгысы” девизы астында узды. Әлеге шөгыльнең максаты: өлкәннәрнең иҗади һәм фикерләү сәләтләрен үстерү, буш вакытларын файдалы оештыру. Социаль хезмәт алучылар теләкләрдән тылсымлы шарлар ясады, матур бизәкләрне кисеп ябыштырды, кәгазь һәм җепләрдән композицияләр төзеде. Бер сүз белән әйткәндә, шөгыльдә катнашучылар үзләренең фантазияләре һәм күзаллаулары белән шаккатырды. Эшләнмәләр ясалып беткәч тә, интернатта яшәүчеләр тиз генә таралмады, чөнки барысы да уңай хис-кичерешләр тәэсирендә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International