Чирмешәнең "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнар белән хокук бозуларны кисәтүгә, мөстәкыйль карарлар кабул итү күнекмәләрен формалаштыруга, критик хәлләрне анализлауга юнәлдерелгән һәм хокукый белемнәрне пропагандалау буенча чаралар үткәрде.
Чираттагы дәресне социаль педагог Л.Малешина "Ни өчен гаепсез шаярулар җинаятьләргә китерә" дигән темага үткәрде. Чараның максаты мөстәкыйль рәвештә карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру.