"Асылташ" приютында тәрбияләнүче балаларга, диңгезнең тылсымлы дөньясына чуму өчен уникаль мөмкинлек тәкъдим ителде. Балалар Яр Чаллы "Дельфинарий"ендә булды, анда алар "диңгезмәктәбе"дигән яңа шоу программасын карады.
Балалар нәзакәтле Ерак Көнчыгыш дельфины Бэлла, сөйкемле, бик яшь диңгез мәчесе-күңелле Вася һәм гаҗәеп дельфиннар белән таныштылар. "Диңгез мәктәбе" укучылары кызыклы һәм мавыктыргыч тамаша , гаҗәеп трюклар күрсәттеләр!
Балалар диңгез артистларының берничә ел эчендә үзләренең укытучылары - тренерлары белән ничек өйрәнүләрен күрде, бу аларны битараф калдырмады! Балалар хәтерендә якты хисләр мәңгегә калачак. Ә Оля һәм Стаска икеләтә бәхет елмайды - алар беренчеләрдән булып, алып баручының сорауларына җавап бирделәр, "Диңгез мәктәбе" биремнәрен үтәде һәм дельфиннар белән фотога төштеләр.
Барлык оештыручыларга һәм волонтерларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез безгә һәм тәрбияләнүчеләргә буген искиткеч бәйрәм бүләк иттегез! Чын могҗиза!