Декабрьнең беренче көннәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү матур традициягә әверелде.
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин инвалидларга азык-төлек җыелмалары рәвешендә ярдәм күрсәтте. Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре җылы теләкләр белән бергә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында, өйгә килеп хезмәт күрсәтүдә торучы 40 инвалидка, депутаттан азык-төлек җыелмасы бирелде. Җавап итеп өлкән яшьтәге гражданнар депутат Хәйруллинга ярдәм күрсәтүе өчен бик зур рәхмәт белдерде.