Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Инвалидлыгы булган гражданнарга резюме төзүдә ярдәм" дип исемләнгән чара узды.
Чарада 11 кеше катнашты, алар ничек дөрес итеп резюме төзергә, туры килә торган эш эзләү алгоритмын эшләргә өйрәнде. Үзәк белгече мәшгульлек үзәгенең дәүләт хезмәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге гамәлдәге законнар, шулай ук 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак үзгәрешләр хакында консультация бирде. Төп үзгәрешләр эшсезлек буенча пособие түләү күләме һәм түләү вакыты белән бәйле.