Югары Ослан интернат-йортында иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннане Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе узды.

Әлеге күргәзмәдә төрле материаллардан һәм төрле техникалар кулланып  ясалган, кызыклы һәм матур килеп чыккан эшләнмәләр урын алды.

Биредә чыршы, Кар бабай, Яңа ел композицияләре, бәйләнгән эшләнмәләр, курчаклар, хәтта пазлдан ясалган картиналар тәкъдим ителде. Ә сөйкемле песи һәм Яңа 2019нчы ел символы  дуңгыз күргәзмәгә килүчеләрнең йөзләрендә елмаю уятты. Рафис Шәфигуллинның эшләнмәләре  - декупаж техникасында бизәлгән шкатулкалар һәм вазочкалар аеруча популяр булды. Хәтта үзләрен әлеге иҗат төрендә сынап карарга теләүчеләр дә табылды. Кыскасы, интернат-йортта яшәүчеләр тирә-юньдәгеләрне үз эшләнмәләре белән чираттагы тапкыр сөендерделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International