Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Кама Аланы бүлеге буенча вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Үзләренең вакансияләрен "Кама Аланы индустриаль паркы" ИК ҖЧҖ, "Стройресурс-К" ҖЧҖ, Кама Аланы район хастаханәсе ДАСУ тәкъдим иттеләр.
Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 30 вакансия тәкъдим ителде: электромонтажник, 3 разрядлы экструдер машинисты, 4 разрядлы экструдер машинисты, 3-5 разрядлы электр җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, 3-5 разрядлы маляр, төзелеш һәм монтаж эшләре мастеры, хезмәтне саклау буенча инженер, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча инженер, территорияне җыештыручы, шәфкать туташы, рентгенолог, акушерка, УЗИ табибы, рентгенолог, офтальмолог, отоларинголог, сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары, дәвалау бүлеге буенча баш табиб урынбасары, Ширәмәт участок хастаханәсендә баш табиб.
Вакансияләр ярминкәсендә 40 кеше катнашты. Аларга консультация хезмәтләре күрсәтелде.