Инвалидлар декадасының соңгы этабында "Астра"да уртак чаралар узды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Бүген Алабуганың "Астра" үзәгендә Инвалидлар декадасы уңаеннан уртак чаралар оештырылды. Аларда волонтерлар һәм "Алтын яшь" волонтерлар отряды, Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, 35 нче балалар бакчасы "Ләйсән" һәм "Планета Добра" региональ иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.

Программаның беренче өлешендә волонтерлар "Әкияттә кунакта" дигән күңелле викторина әзерләде, ә икенче өлешендә концерт номерлары белән балалар бакчалары чыгыш ясады.

Чарада катнашучыларның барысы да бәйрәм кәефе белән китте. Тамашачыларга, бигрәк тә нәниләргә, катнашучыларның матур костюмнары һәм күңелле алып баручылар истә калды. Алар яхшы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International