"Таң" үзәгендәгеләр район газетасы редакциясендә кунакта

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Россия матбугаты көне уңаеннан Апас районы "Таң" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагоглары "Йолдыз" район газетасы редакциясенә экскурсия оештырды.

Чараның максаты балаларда танып-белү һәм эмоциональ өлкәне, һөнәри юнәлеш бирү һәм карашны үстерү. Чарада социаль хезмәт алучылар, инвалид балалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International