“Әни+бәби” клубы кысаларында Түбән Кама "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Урманда кыш” темасына дәрес үткәрде.
Максат: балаларның урман җанварлары, аларның кышын тормыш үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү.
Клубның чираттагы дәресенә нәниләргә бик күп урман кунаклары килде: тиен, керпе, куян, аю. Алар белән аралашу аша балалар хайваннарның кышкы чорда тормышы турында белде. Шулай ук урманнан килгән "кунаклар" белән бергә күп кенә уен биремнәрен дә үтәде: тиен белән күркә җыйдылар, аны чикләвек белән сыйладылар, керпегә энәләрен табуда булыштылар, куян белән бергә күңелле бию биеделәр, дәрес ахырында аю рәсемнәрен буядылар. Сюжетлы уен аша балалар кыш көне аю һәм керпеләрнең кайда йоклавын, тиен һәм куяннарның нәрсә белән шөгыльләнүен белде. Ата-аналар үз сабыйларына мөмкин кадәр кызыклы формада кирәкле мәгълүмат бирде.
Дәрестә катнашучылар сабыйны үстергәндә кулланырга кирәкле күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алды.