Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт хакы буенча 2,8 млн сумнан артык бурыч кайтарды

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Буа районында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә җәелдергән  "Дуслык" ҖЧҖ 240 хезмәткәренә 2864,0  мең сумлык бурыч кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International