"Веста"дагылар Иске Яңа елда бәйрәм итте

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Менә күңелле Яңа ел бәйрәмнәре дә тәмамланды. 11 нче гыйнварда балалар Яңа елның төп геройларының берсе булган яшел матур чыршы белән саубуллашты.

 11 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала арасында Иске Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган "Чыршы белән саубуллашу" чарасы үткәрде. Максат: бәйрәмнәрдә, уеннарда катнашырга теләк тәрбияләү, шатлык, бердәмлек хисе формалаштыру.

Балалар Кама Аланы бистәсенең төп чыршысына, аның белән киләсе елга кадәр саубуллашыр өчен килде. Кыш бабай белән көтелмәгән очрашу аларны бик сөендерде, ә алар өчен әзерләнгән күңелле уеннар һәм ярышлар, шулай ук чыршы тирәли әйлән-бәйлән уеннары берәүгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде. Очрашу күңел ачу чарасы гына түгел, танып-белү дә булып чыкты.

Кыш бабай балаларга Иске Яңа ел бәйрәменең каян килеп чыгуы турында сөйләде, бу балалар өчен кечкенә ачыш булды. "Кышкы сүзне тот", "Чыршылар", "Хоккей", "Таяк астыннан уз", "Яңа елга сикереп керү" дигән һәм башка күңелле конкурслар балаларга бик ошады. Малайлар һәм кызлар ераграк сикерергә, иптәшеннән тизрәк йөгерергә, Кыш бабайның кырына кагылырга һәм капкага гол кертергә тырышты.

Балалар барлык конкурсларда да актив катнашты, вакытны күңелле үткәрделәр, күп кенә уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр генә түгел, татлы күчтәнәчләр, Кыш Бабайдан бүләкләр дә алдылар.

Барысы белән саубуллашканнан соң Кыш Бабай үзенең әкият урманнарына кайтты, ә балалар ел чыршысы белән рәхәтләнеп саубуллашты! Бәйрәм якты, хис-кичерешләргә бай, онытылмаслык, тылсымлы узды һәм балаларның күңелендә якты эз калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International