"Астра" үзәгендә табигатькә мәхәббәт тәрбияләнә

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" тернәкләндерү үзәгендә “Җир – безнең төп йортыбыз” дип исемләнгән викторина үтте.

“Җир – безнең төп йортыбыз” дип исемләнгән викторина уздыруның максаты балаларда табигать турында булган белемнәрен ныгыту һәм җир-анага мәхәббәт тәрбияләү. Чара барышында туган як турында табышмаклар – җаваплар әйтелде, шигырьләр сөйләнде, әңгәмә үткәрелде.

Әти-әниләр белән берлектә “Яхшы – начар”, “Хайванны сурәтлә” дигән уен уздырылды. Шөгыльдә 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International