Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Иске Яңа елны күңелле каршылыйбыз" дигән күңел ачу чарасы узды.
Гыйнвар аенда килгән балалар Кыш бабай, Кар кызы, Василий песи, Кощей, Убырлы карчык, Кар бабай, әкияти тамашадан бик күп тәэсирләр алды. Балалар җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде һәм Кыш бабайдан татлы бүләкләр алды.
Музыкаль җитәкче Ләйсән Галиева сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга тизрәк җайлашырга ярдәм итәчәк һәм бәйрәм кәефе тудыра.