Шушы көннәрдә Түбән Кама районының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында кызлар төркемендә әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру буенча дәрес уздырылды. Балалар Татарстанның хайваннар дөньясын өйрәнде.
Приют тәрбиячесе Елена Паранина имезүчеләр, кошлар, балыклар, бөҗәкләр турында сөйләде. Балалар хайваннарны гомуми билгеләр буенча классификацияләргә, гомуми үзлекләрен һәм аерымлыкларны табарга өйрәнде. Дәрес мавыктыргыч һәм файдалы үтте.
"Баланың теләсә нинди эшчәнлеге әйләнә-тирә дөнья белән танышу вакытында алган белемнәр хисабына тормышка ашырыла. Без, өлкәннәр, балаларның танып-белү сәләте формалаштырылган фәннәр, табигать күренешләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белем бирергә тиеш, шул чакта табигатькә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләнә", - дип саный Е.Паранина.