Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче филиал китапханә хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева "Табигать дөньясы гаҗәеп матур" дигән экологик - интеллектуаль уен үткәрде.
15 гыйнвар көнне Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт коллективының йомгаклау җыелышы узды.
Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашырыла.
16 гыйнварда Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт коллективының отчет җыелышы булып узды. Анда социаль яклау бүлеге башлыгыгы С.Прохорова, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Рыбакова, Күзәтчелек советы әгъзалары катнашты.
Кичә, 15 нче гыйнвар көнне, Алабуга "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре семинарда катнашты.
Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Балачак еллары" программасын тормышка ашыру уңаеннан "Кыш бабай белән хушлашу" дигән социаль-мәдәни чара узды.
Ел башында традицион рәвештә Россия федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә ел саен төбәкләр һәм дәүләтләрнең социаль-икътисадый үсешенә йогынты ясаган алдынгы казанышлары белән кешеләрне берләштерә торган Гайдар форумы уза.
2019 елның 23 гыйнварында Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрә. Әлеге чарада Вахитов районының биш предприятие һәм оешмасы катнашачак.
2019 елның 15 гыйнварына республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 9 817 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 419 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,48 % тәшкил итә.
Яшел Үзәннең өлкән сыйныф укучыларында чит телләрне өйрәнүгә кызыксыну барлыгын ачыклаган һөнәри юнәлеш тест нәтиҗәләре исәпкә алынды. 14 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге укучыларның максатчан аудиториясен Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты вәкилләре белән очраштырды.